Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Транснефть - Прикамье» АҖ «Пермь» линияле җитештерү-диспетчерлык станциясендә төзелә торган резервуар гидросынауын төгәлләде

«Транснефть - Прикамье» АҖендә Пермь район нефть үткәргеч идарәсендә «Пермь» линияле җитештерү диспетчерлык станциясендә (ЛПДС) төзелә торган нефть саклау өчен резервуарның гидравлик сынаулары тәмамланды.

50 мең куб.метр сыешлы, якынча 60 м диаметрлы һәм биеклеге 18 м булган йөзмә түбәле вертикаль корыч резервуар "Транснефть - Прикамье" АҖне техник яктан яңадан коралландыру һәм реконструкцияләү программасы кысаларында төзелгән һәм нефтьне кабул итү, саклау өчен билгеләнгән.

Ныклыкны һәм герметиклылыкны тикшерү өчен, проектта күрсәтелгән билгегә кадәр су салып, 72 сәгать дәвамында басым астында тоту методы кулланылган. Сынау, барлык эретеп ябыштыру-монтаж эшләреннән һәм аларның сыйфатына контроль ясаганнан, резервуарга су агызу –тутыру торбаларын тоташтырганнан соң ясалды.
Йөзмә түбәнең функциональ халәте, аның герметиклыгы һәм сыешлык биеклеге буенча ирекле хәрәкәт итү сәләте тикшерелде. Тәмамланган сынаулар нәтиҗәләре буенча уңай нәтиҗә алынды, герметик булмаган һәм ярамаган тайпылышлар табылмады.

Бүгенге көндә объектта күбекле янгын сүндерү һәм су белән сугару системалары, технологик җиһазлар һәм торба үткәргечләр монтажланган. Резервуарның өстен коррозиягә каршы эшкәртү, тышкы һәм эчке өслеген буяу, валлар урнаштыру, кабель эстакадасын һәм электр-химсаклану системасын монтажлау, төзекләндерү буенча комплекслы эшләр башланды.

Резервуарны файдалануга кертү, барлык чараларны һәм системаларны билгеләр һәм норматив документлар таләпләренә туры килү-килмәү предметына комплекслы сынау үткәргәннән соң, 2020 елның ноябрендә планлаштырыла.

Белешмә:
«Пермь» ЛПДС - Пермь район нефть үткәргеч идарәсенең «Транснефть-Прикамье» иң эре станциясе, ул Пермь шәһәре янында урнашкан. Бүлекчә 180 км озынлыктагы магистраль нефть үткәргечләре буенча нефтьне дүрт юнәлештә транспортлауны тәэмин итә: МН Сургут-Полоцк, Холмогора-Клин, Пермь-Әлмәт, Пермь-ПНОС (Пермь НефтьОргСинтез).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев