Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Транснефть - Прикамье» АҖ Пермь краенда, Татарстан Республикасында һәм Удмуртиядә хәйрия фондларына ярдәм күрсәтте

"Транснефть - Прикамье" АҖ Пермь краенда, Татарстан республикаларында һәм Удмуртиядә уңайлы булмаган эпидемиологик вәзгыять чорында халыкка ярдәм итү максатларында хәйрия фондларына ярдәм күрсәтте.

Хәйрия ярдәме «Без бергә» һәм «Игелек траекториясе» гомумфедераль һәм төбәк акцияләре кысаларында азык-төлек җыелмаларын сатып алуга юнәлдереләчәк. Хәйрия фондлары волонтерлары социаль якланмаган, авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга - ялгыз өлкән кешеләргә, инвалидларга, күп балалы гаиләләргә азык-төлек җыелмаларын илтеп тапшырачак.

Моннан тыш, «Транснефть - Прикамье» АҖ волонтерлары барлык санитар нормаларны үтәп, 27 торак пунктта Бөек Ватан сугышы ветераннарына йөриләр. Ветераннарга көнкүрештә, шулай ук үзизоляция шартларында психологик ярдәм күрсәтелә. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан аларга бүләкләр тапшырылды. «Транснефть - Прикамье» АҖ шулай ук «Татарстанның музей язы - 2020» проектын гамәлгә ашыруда ярдәм итте, ул агымдагы елда беренче тапкыр онлайн-форматта узды. Мәдәни проект аралашу мөмкинлекләре чикләнгән чорда халыкның ялын оештыруда ярдәм итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев