Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Транснефть - Прикамье» АҖ магистралендә планлы ремонт төгәлләнде

«Транснефть - Прикамье» АҖ Самара өлкәсе, Пермь крае, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә магистраль нефть үткәргечләр участокларында планлы ремонтлауны төгәлләде.

Планлы 65-сәгатьлек транспортировка күләме кимүе барышында, Сургут - Полоцк магистраль нефть үткәргече буенча, СОД кабул итү камерасын норматив параметрларга китерү кысаларында ике задвижка куелды. "Пермь" ЛПДСта чистарту һәм диагностика эшләрен уздыру өчен 20 мең куб. м күләмендәге резервуар туктатылды.

Әлмәт - Азнакай-2 һәм Чакмагыш - Азнакай магистраль нефть үткәргечләренең 55 сәгатьлек планлы тукталыш вакытында Усть-Балык - Курган - Уфа - Әлмәт һәм “Азнакай” НПС арасы беркетелгән. «Азнакай» НПСнә Калтасы - Куйбышев МН чистарту һәм диагностикалау чараларын урнаштыру камерасын төзү кысаларында торбаүткәргечләре тоташтырылган. Әлмәт-Куйбышев – 1 нефть үткәргеч магистраленә (МН) реконструкция кысаларында төзелгән 14,5 км озынлыктагы участок тоташтырылган.

«Калейкино» НПСында реконструкциядән соң 20 мең кубометр күләмдәге резервуарны технологик торбаүткәргечләргә тоташтыру буенча эш башкарылган. Чаралар Әлмәт - Куйбышев-2 МНдә режимны 72 сәгать дәвамында режимны киметмичә үткәрелде.

Төзекләндерү эшләре кысаларында 25 ремонт котлованы булдырылды, 320 берәмлектән артык техника җәлеп ителде. Эшләр тәүлек буе режимында «Транснефть - Прикамье» АҖ Пермь, Удмурт, Казан, Әлмәт һәм Ромашкино район нефть үткәргеч идарәләренең ремонт бригадалары белән тәэмин ителде. Шул исәптән, «Транснефть - Север» АҖ, «Транснефть - Приволга» АҖ, «Транснефть - Югары Идел» АҖнең техник ярдәме кулланылды.

Планлы эшләр «Транснефть - Прикамье» АҖен техник яктан яңадан коралландыру, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау комплекслы программасы кысаларында башкарылды. Максат - магистраль торба үткәргечләрнең ышанычлы эшләвен тәэмин итү.

Нефтьне транспортлау график буенча башкарыла, нефть үткәргечләр штат режимында эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев