Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Транснефть - Прикамье» АҖ магистраль торба үткәргечләрдә планлы ремонтны төгәлләде

«Транснефть - Прикамье» АҖ Пермь крае, Самара өлкәсе, шулай ук Татарстан һәм Чувашия республикалары территориясендә магистраль нефть һәм нефть продуктлары үткәргечләр участокларында планлы ремонтлауны төгәлләде. Оса - Пермь, Әлмәт - Горький-2, 3, Николаевка - Самара магистраль нефть үткәргечләрендә унҗиде задвижка ремонтланган, дүрт дефект киселгән, норматив булмаган вантузлар алмаштырылган. Моннан тыш, норматив булмаган басым көйләвечләре алыштырылды.

Планлы эшләр барышында Субханкулово - Әлмәт, Әлмәт - Түбән Новгород, Яр Чаллы - Әлмәт нефть продуктлары үткәргечләрендә дүрт дефект, тройник белән задвижка кисеп алынган, задвижканы уртача ремонтлау башкарылган. Шулай ук, норматив булмаган басым көйләвечләре, задвижка алыштырылган, бер дефект юк ителгән.

Ремонт чараларына 574 белгеч, 298 берәмлектән артык техника җәлеп ителгән. Эшләрне тәүлек әйләнәсе башкару Пермь, Удмурт, Казан, Әлмәт һәм Ромашкино район нефть үткәргеч идарәләренең ремонт бригадалары тарафыннан тәэмин ителгән. Шул исәптән, «Транснефть – Север» АҖ һәм «Транснефть – Идел»АҖ техник ярдәме җәлеп ителде.

Планлы эшләр «Транснефть – Прикамье» АҖ техник яктан яңадан коралландыру, реконструкцияләү һәм капиталь ремонт комплекслы программасы кысаларында башкарылды. Максат - магистраль торбаүткәргечләрнең ышанычлы эшләвен тәэмин итү.

Нефть һәм нефть продуктларын транспортлау график буенча яңартылган, магистраль торбаүткәргечләр штат режимында эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев