Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Транснефть – Прикамье АҖ «Ковали» нефть эшкәртү стнациясендә автоматик янгын сүндерү системасын сынады

«Транснефть – Прикамье» АҖ Казан район нефтьүткәргеч идарәсенең «Ковали» нефть эшкәртү станциясендә автоматик янгын сүндерү системасын сынады.

Белгечләр янгын сүндерү системасының эшкә яраклылыгын тәэмин итүне, шулай ук аның параметрларының проект карарларына туры килүен тикшерде. Үткәрелгән чара нәтиҗәләре буенча комиссия май системасында булырга мөмкин булган штаттан тыш хәлләрне нәтиҗәле бетерүгә югары кыска вакытлы пена белән автоматик янгын сүндерү җайланмасының әзерлеген һәм эшчәнлеген раслады.

Тикшерү 2020 елга «Транснефть – Прикамье» АҖ объектларында автоматик янгын сүндерү җайланмаларын сынау план – графигы кысаларында башкарылды.

Предприятиенең җитештерү объектлары персонал катнашыннан башка мөмкин булган янгыннарны бетерү өчен заманча автоматик янгын сүндерү җайланмалары белән җиһазландырылган.

Белешмә: Казан район нефть идарәсенең «Транснефть — Прикамье» АҖ «Ковали» нефть җитештерү станциясе Әлмәт-Горький-2, Әлмәт-Горький-3 160 чакрымнан артык магистраль торбаүткәргечләре буенча нефть суырта. Станция шулай ук Холмогор-Клиннның магистраль нефть үткәргече участогында, 140 км дан артык озынлыкта, хезмәт күрсәтә. Нефть эшкәртү станциясе территориясендә ике нефть насосы станциясе, оператор, подстанция, су алу җайланмасы, автоматик янгын сүндерү станциясе, экоаналитик лаборатория урнашкан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев