Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Транснефть - Прикамье» АҖ хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлләр һәм обелисклар территорияләрен төзекләндерде

Бөек Ватан сугышы безнең илдәге һәр гаиләнең, диярлек, тарихында тирән эз калдырды. Кешеләрнең үлеме, кеше язмышларын җимерү масштаблары буенча аңа тиңнәр юк.

Бөек Ватан сугышы тарихи-мәдәни мирасыбызга да зур зыян китерде. Советлар Союзының вакытлыча оккупацияләнгән территориясендә гитлерчылар тарафыннан бик күп мәдәни кыйммәтләр, архитектура һәйкәлләре юк ителде һәм таланды. Сугыштан соңгы елларда бөтен ил буйлап меңләгән һәйкәл, мемориаль такта обелисклары, истәлекле колонналар һәм сугыш кораллары, танклар һәм самолетлар белән постаментлар, геройлар аллеялары ачылды. Хәзерге вакытта алар ун меңнән артык.

Сугыш истәлекләренең барысы да сугыш урыннарында гына түгел, тылда - дошманны җиңү өчен хезмәт батырлыклары булган урыннарда - предприятиеләрдә, шәһәрләрдә, авылларда да урнаштырылды. Символик һәйкәлләр кан койгыч сугышының әһәмиятле символы гына түгел, ә беренче чиратта, совет халкының һәлак булган сугышчылары турындагы истәлекләрне саклаучы изге урыннар булып тора.

"Транснефть - Прикамье" АҖ хезмәткәрләренең гаиләләре язмышы, шулай ук, Җиңү тарихында эзсез түгел, чөнки аларның һәркайсының якын туганнары фашизмга каршы көрәшкә ничек булса да үз өлешен керткән. Совет солдатларының һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыкларын хөрмәтләп, предприятие хезмәткәрләре авылларда һәм шәһәрләрдә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган һәйкәлләр һәм обелискларны төзекләндерде. Чаралар, җитештерү эшчәнлеген алып бару төбәкләре территориясендә - Пермь, Свердловск өлкәләрендә, Татарстан һәм Удмуртиядә, мәҗбүри санитария таләпләрен үтәп һәм коронавирус инфекциясен таратмау максатларында индивидуаль саклануның барлык таләпләрен кулланып үткәрелде.

Апрель дәвамында теләк белдергән хезмәткәрләр тарафыннан 17 һәйкәл һәм хәрби дан обелисгы ремонтланды.

Предприятие волонтерлары чүп-чардан һәм чүп үләннәреннән һәйкәлләр территориясен җыештырды, коймаларны буяды, плитәләрне яңадан торгызды, эскәмияләр урнаштырды, бордюрларны тәртипкә китерде, чәчәкләр утырттылар. Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан, "Транснефть - Прикамье" АҖ хезмәткәрләре һәйкәлләр һәм обелискларга чәчәкләр салды, чөнки 9 май - патриотик бурыч кына түгел, ул безнең бабаларыбыз һәм әбиләребез бүләк иткән гомерлек бәхет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев