Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Транснефть - Прикамье» АҖ энергетик җиһазлар диагностикасын үтәде

«Транснефть - Прикамье» АҖ Казан, Удмурт, Пермь, Ромашкино районында нефть үткәргеч идарәләренең җитештерү объектларында энергетика җиһазлары диагностикасын үтәде.

Планлы эшләр «Транснефть» ГАҖнең энергетика җиһазларын диагностикалау программасы кысаларында үткәрелде. Белгечләр җиһазларның техник торышын, шулай ук мөмкин булган җитешсезлекләр барлыкка килү урыннарын билгеләгән. 2020 елның гыйнварыннан маена кадәр 45 берәмлек җиһазлар: электр двигательләре, комплектлы трансформатор подстанцияләре һәм идарә станцияләре щитлары диагностикасы үткәрелде. Алынган нәтиҗәләр нигезендә энергетика җиһазларын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү һәм аның хезмәт срогын озайту өчен чаралар планы формалаштырылачак.

Техник диагностика буенча эшләр башкару ешлыгы «Транснефть» ГАҖ норматив документлары таләпләре белән билгеләнә. 2020 ел ахырына кадәр «Транснефть - Прикамье» АҖ тагын 180 берәмлек энергетика җиһазларына диагностика үткәрүне планлаштыра. Диагностика чаралары магистраль торбаүткәргечләрнең ышанычлылыгын арттыру, эксплуатация чыгымнарын һәм электр энергиясен куллануны киметү максатында башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X