Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Транснефть» ГАҖ Пермь краеның сәнәгать комплексы белән хезмәттәшлекне киңәйтә

2020 елның 29 июлендә компания вице-президенты Павел Ревель-Муроза җитәкчелегендәге «Транснефть» ГАҖ делегациясе, Пермь краеның «Транснефть» системасы оешмалары өчен продукция җитештерүгә җәлеп итү һәм импортны алыштыру программасы кысаларында алар белән хезмәттәшлекне киңәйтү максатыннан, Пермь краеның алдынгы сәнәгать предприятиеләрендә булды.

Делегация әгъзалары төбәкнең сәнәгать предприятиеләре инновацион продукциясе экспозициясе белән танышты. Аны торба үткәргеч тармагы өчен файдалану мөмкинлекләре турында "Транснефть" ГАҖ вице-президенты Павел Ревель-Муроза һәм Пермь крае губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Махонин катнашында эш барышында фикер алышынды. Киңәшмәдә продукцияне тәкъдир итү белән төбәкнең сәнәгать вәкилләре чыгыш ясады.

Павел Ревель-Муроз билгеләп үткәнчә, «Транснефть» ГАҖ үз эшчәнлегендә илебездә җитештерелгән җиһазларның һәм материалларның 97%ын куллана. Аны гамәлгә ашыру өчен импортны алмаштыру программасын гамәлгә ашыру өчен төрле Россия регионнары предприятиеләре җәлеп ителде.
"Пермь краена визит нәтиҗәләре буенча, машина төзелеше өлкәсендәге эшләнмәләр аеруча кызыклы булып күренде, күп кенә җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек җайга салынган, алар безнең таләпләрне белә. Бу очрашу яңа тәэмин итүчеләрне җәлеп итәргә һәм килеп туган хезмәттәшлекне киңәйтергә мөмкинлек бирә", - дип өстәде ул.

Пермь крае губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Махонин ассызыклаганча, "Транснефть" төбәкнең төп партнеры булып тора. Төбәк предприятиеләре компания белән актив хезмәттәшлектә, шәхси саклану, махсус кием, газ анализаторлары һәм башкалар белән тәэмин итә. Визитыбыз барышында безнең төбәкнең сәнәгать комплексы потенциалын күрсәтергә өметләнәбез.

«Транснефть» ГАҖ белгечләре оешмалар вәкилләренә «Транснефть» системасы оешмалары тарафыннан сатып алына торган продукциянең таләпләре, шулай ук, сатып алуларны оештыру һәм уздыру тәртибе турында мәгълүмат бирделәр. Киңәшмәдә катнашучылар, шулай ук, үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм «Транснефть» ГАҖ белән уртак проектлар перспективалары турында фикер алыштылар. Җиһазларны, техниканы һәм материалларны эре кулланучы буларак, «Транснефть» ГАҖ күп кенә Россия предприятиеләрен заказлар белән тәэмин итә һәм аларның сыйфатның яңа, күпкә югарырак стандартларына күчүен стимуллаштыра. Шул ук вакытта, компания үз предприятиеләрендә чыгарыла торган инновацион продукция тармагын үстерү өчен мөһим номенклатураны киңәйтүне дәвам итә.

2018 - 2020 елларда импортны алмаштыру программасын гамәлгә ашыру кысаларында, «Транснефть» ГАҖ Россия Федерациясенең 10 субъекты (Татарстан, Чуваш, Удмуртия, Марий Эл Республикалары, Алтай һәм Төмән крайлары, Владимир, Ярославль, Түбән Новгород һәм Курган өлкәләре) вәкилләре белән эшлекле очрашулар уздырды.
Очрашуларда 200дән артык оешма вәкилләре катнашты.

Белешмә:
Пермь краенда урнашкан "Транснефть" компаниясе объектларында якынча 1,4 мең кеше эшли. Төбәктә «Транснефть - Прикамье» АҖ һәм "Транснефть - Урал" АҖ филиаллары - Пермь нефть үткәргеч идарәсе һәм магистраль нефть үткәргечләрнең Арланск нефть үткәргеч идарәсе эшли.
Пермь крае территориясендә «Транснефть» ГАҖ инвестицияләренең гомуми күләме 2017-2019 елда 11,85 млрд. сум тәшкил итте. 2020-2024 елга планлаштырыла торган инвестицияләр күләме - якынча 17,3 млрд сум. Пермь крае бюджетына көтелгән салым түләүләре 2020 елда 875 млн сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев