Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Трактор – прицеп» операциясе

Агымдагы елның 8 – 28 июнендә, ТР Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең расланган төп чаралары графигы һәм планына яраклы рәвештә, хокук бозуларны профилактикалау һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм үзйөрешле машиналар – тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында бәхетсезлек очрак ларын киметү, шулай ук, транспорт чараларының әле ге категориясен экс плуа тацияләгәндә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча уздырыла торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, «Трактор-прицеп» операциясе уздырыла.

Операция барышында үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышын, техник карау узу турында таныклык, теркәү документларының булу-булмавын, дәүләт теркәү билгеләрен урнаштыруның булуын һәм дөреслеген, машина йөртүченең тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булуы тикшереләчәк.
Ачыкланган кагыйдә бозулар буенча РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә административ беркетмәләр рәсмиләштереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев