Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Үзәк сайлау комиссиясе урамда тавыш бирү участокларының һәм мәйданчыкларының эш режимын аңлатты

Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр узачак.

Илнең Төп законына төзәтмәләр буенча тавыш бирү участоклары 25 июньнән 30 июньгә кадәр көн саен 8 дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк, әмма төрле мәйданчыклар өчен үз вакыты билгеләнәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

"25 июньнән 30 июньгә кадәр республика халкы йортлары яны территорияләрендә дә, турыдан-туры тавыш бирү биналарында да тавыш бирә алачак. Ачык һавада участок 8 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр эшләячәк, ә тавыш бирү урыннары - 14 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр", - дип аңлатты ул.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе искәрткәнчә, ял көннәрендә, 27 һәм 28 июньдә, участоклар 8 дән 14 сәгатькә кадәр эшләячәк. “Тавыш бирү участокларының эш графигы яшәү урыны буенча гражданнарга җиткереләчәк һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылачак”, - дип өстәде Кондратьев.

Тавыш бирүнең төп көнендә, 1 июльдә, Татарстан халкы сайлау участокларында РФ Конституциясенә төзәтмәләр турында үз фикерләрен белдерә алачак, алар 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев