Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Үзәк сайлау комиссиясе төзәтмәләр буенча тавыш бирү вакытында 11 шикаять тикшерде

Барлык хәбәрләрдән тикшерү барышында хокук бозуның бер генә очрагы расланды.

Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүе уздырыла башлаганнан бирле хокук бозулар турында 11 хәбәр тикшерелде. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

"Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү үткәрелә башлаганнан бирле без хокук бозулар турында 11 хәбәрне күзәттек. Бездә һәр шундый хәвефле сигналны тикшерү механизмы җайга салынган ", - диде Кондратьев.

11 хәбәрнең тикшерү барышында сайлау участогында эшләүче күзәтүче тарафыннан теркәлгән бары тик бер генә хокук бозу очрагы расланды. Ачыкланган хокук бозуны сайлау комиссиясе әгъзалары оператив рәвештә юкка чыгардылар. ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы сүзләренчә, тикшерү барышында килгән хәвефле сигналларның абсолют күпчелеге фейклар булып чыга.

"Кагыйдә буларак, алар [шикаятьләр] аноним, вакытка бәйлелек юк, булган хәлнең конкрет адреслары, шаһитлары юк һәм, иң мөһиме, документлар бозу фактын раслый торган. Әмма һәрхәлдә без һәр мөрәҗәгатьне һәм шикаятьне күзәтәбез һәм аларны тикшерәбез ", - дип ышандырды спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев