Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева "Здоровье просто" проектының беренче кунагы булачак

Сәламәтлек өлкәсендәге актуаль темаларга туры эфирлар YouTube платформасында узачак.

Бүген Татарстанда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты инициативасы буенча «Здоровье просто» онлайн-проекты старт ала. Бу хакта оештыручыларның матбугат хезмәте хәбәр итә.



"Һәр эфир билгеле бер темага багышланачак, анда татарстанлылар тере дискуссия форматында аны сәламәтлек саклау өлкәсендә әйдәп баручы белгеч һәм медицина белән бәйле булмаган җәмгыять вәкиле белән фикер алыша алачак. Проектка танылган блогерлар, медиа-шәхесләр, шулай ук җәмәгать эшлеклеләрен дә чакырачаклар", - диелә хәбәрдә.

 

"Сәламәтлек" проектының беренче эфиры бүген 18:00 сәгатьтә узачак, аның темасы - "Күкрәк сөте өстенлекле". Программада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш неонатологы, Казан шәһәренең «ГКБ7» ДАССУ неонатология буенча баш белгече һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ госпиталь педиатриясе кафедрасы ассистенты Анна Бабинцева катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев