Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы республика халкын «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыра

Агымдагы елның 9 октябрендә ТР муниципаль районнарында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм агач утырту оештырылачак. Барлыгы 1 млн. данәдән артык утырту материалы (гади нарат, европа чыршысы, себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һ.б.) утыртылачак.

Казан астында акция дүрт мәйданчыкта узачак: Лаеш районының Тарлаш авылы янында (участокның координаталары – 55.568590, 49.142142), Питрәч районының Иске Шигали авылы (55.815919, 49.528751), Казан шәһәренең Косәет т/м (55.912385, 49.29715) һәм Биектау районының Ивановка авылы янында (55.956983, 49.325805). Акция 10:00 сәгатьтә башлана. Перчаткалар, көрәкләр һәм үсентеләр шунда биреләчәк.

Татарстан районнарында утырту вакыты һәм урыны турында https://сохранимлес.рф/ «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең рәсми порталында яки ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә-урманчылыкларда (тел. Министрлык сайтында күрсәтелгән: http://minleshoz.tatarstan.ru/rus/spmin.htm?departmen..) белергә мөмкин.

Узган ел «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан Республикасында 310 га мәйданда 1,2 млн. данә үсенте утыртылды.

Исегезгә төшерәбез, агач утырту буенча республика табигатьне саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аларның максаты - урманга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү. 10 ел эчендә Татарстанда акцияләр кысаларында 6,5 мең гектардан артык мәйданда яңа урман утыртмалары утыртылды, 25 млн. данә утырту материалы файдаланылды, ә катнашучыларның гомуми саны 435 мең кешедән артып китте.

Белешмә өчен. «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр илдә 2019 елда үткәрелде. Ике ел эчендә анда катнашучылар 82 миллионнан артык агач утыртты. Экологик инициатива Россиядә иң зурлардан санала.
Быел «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе 21 августта Саха (Якутия) Республикасында старт алды. Аның максаты - төбәкләрнең урман янгыннарыннан зыян күрүчеләренә ярдәм итү өчен 70 млн. агач утырту. Акциянең оештыручылары - РФ табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, «Милли приоритетлар» һәм «Хәтер бакчасы» коммерцияле булмаган оешмалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев