Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин һәм Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев шартлау булган йортны карады һәм халык сорауларына җавап бирде

Кызганычка каршы, алар бүген үз фатирларына эләгә алмады. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аңлатуынча, хәзерге вакытта бу куркыныч түгел.

Биредә яшәүчеләрне иртәгә белгечләр белән бергә алар үз фатирларыннан кирәкле барлык әйберләрне җыя алачак, дип ышандырдылар.

Шулай ук, алар шәһәр мэрына аларны күчерү һәм алга таба төзекләндерү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте. Михаил Афанасьев һәр гаилә белән эш аерым алып барылачак, бәладә беркемне дә калдырмаячак, дип ышандырды. Өйнең язмышы исә аны тикшергәннән соң хәл ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 29 март көнне 22.44 сәгатьтә Ленин урамындагы 39а торак йортның җиденче катында газ шартлый. Бу урынга кичекмәстән барлык ашыгыч хезмәтләр һәм шәһәр җитәкчелеге чыкты. Шартлау нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булды, биш кеше зыян күрде. Йортта яшәүчеләр эвакуацияләнә. Алар, нигездә, туганнары буенча таралыштылар, 12 кеше Яшел Үзәннең «Волга» шифаханәсендә урнашкан, кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Газ шартлау факты буенча җинаять эше кузгатылды. Муниципаль характердагы гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев