Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар 1 июльдән аеруча артачак шәһәрләрне атады

Торак-коммуналь хуҗалыгында тарифлар Казанда, шулай ук Татарстанның 57 муниципаль берәмлегендә үсәчәк.

Бу хакта тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина хәбәр итте.

"Тарифлар 1 июльдән үзгәрә. Татарстан буенча уртача индекс 6,2% күләмендә билгеләнгән. Муниципаль берәмлекләрнең күпчелеге өчен дә ул шундый ук булачак. 57 муниципаль берәмлек өчен рөхсәт ителә торган чик кулланылган, бу республика өчен 3% күләмендә билгеләнгән. Казанда 2022 ел өчен чик индекс билгеләнде - бу 13%", - диде ул.

23 шәһәрдә (Яр Чаллы, Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Арча, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама, Менделеевск һ.б.), 17 шәһәр тибындагы бистәдә һәм 17 авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен иң мөмкин булган тайпылыш индексы билгеләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев