Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Яшел Үзән районы медицина хезмәткәрләре белән очрашты

Безнең районга сәфәре башында ул Васильево район хастаханәсендә ремонт барышы белән танышты. Аннары Васильево Мәдәният йортында җирле табиблар белән аралашты.

Марат Садыйков ачыкларга теләгән беренче әйбер – ул Васильево табиблары һәм шәфкать туташларының йогышлы авырулар белән эшләгән өчен өстәмә түләүләр алу-алмаулары. Уңай җаваптан соң, барлык медперсоналга коронавируска тестлар узарга тәкъдим итте, алар якын арада эшләнәчәк.

Васильево медиклары махсус форманы мөстәкыйль сатып алу турындагы, 1986 елда төзелгән һәм шуннан бирле бер тапкыр да ремонтланмаган стоматология поликлиникасы проблемалары турындагы фикерләрен дә министрга. Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы очрашуда катнашучы Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе баш табибына беренче мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кушты, икенче проблеманы да бетерергә вәгъдә итте.

Марат Садыйков шулай ук Яшел Үзәндә йогышлы авырулар хастаханәсе барлыкка килү мәсьәләсен ашыгыч рәвештә хәл итәргә кирәклеген ассызыклады. Алда медицина училищесын ремонтлау, шәһәрдә балалар поликлиникасы төзү бурычы тора.

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре белән очрашуда Марат Садыйков шулай ук республикада башланган стационарларны ремонтлау программасына анонс ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев