Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирустан бушлай дарулар алу турында аңлаттылар

Пациент поликлиникага мөрәҗәгать иткәннән соң, препаратларны бер тәүлек эчендә алачак.

Яңа коронавирус инфекциясеннән бушлай препаратлар алу схемасында поликлиника, табиб, даруханәләр һәм волонтерлар катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сөйләде.

Поликлиникада пациентның чакыртуын кабул итәләр һәм аны табибка тапшыралар, авыруны теркәүдә махсус регистрга кертәләр. Табиб, үз чиратында, авыруның өенә бара, ул көн саен даруханәләрдә яңа коронавирус инфекциясенә каршы дарулар булу турында сводка ала, даруханә челтәрендә булган препаратларны билгели.

«Табиб пациент янына өйгә килгәч, пациент беркетелгән поликлиникага мәгълүматлар бирә», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Табиб электрон рецептны тутыра һәм мәгълүматлар шунда ук "Таттехмедфарм" га эләгә, анда кирәкле препаратлар комплектын җыялар.

Препаратларны пациент 24 сәгать эчендә алырга тиеш.

Өйдә дәваланучы пациентка илтеп җиткерүне волонтерлар башкарачак.

Яркаева, волонтерларның пациент тарафыннан социаль дистанцияне үтәп препаратларны кулына алу мизгелен фотога төшереләчәген, фотографияләрне поликлиникадагы моның өчен җаваплы затка тапшырачакларын искәртте.

Волонтерларны һәр муниципалитетта җәлеп итәчәкләр. Хәзерге вакытта, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары сүзләренә караганда, 200 пациент бушлай дарулар алган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев