Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы Яшел Үзән районы хастаханәсендә COVID-19 буенча эпидемиологик вәзгыятне бәяләде

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев Васильево район хастаханәсендә эпидемиологик хәлне шәрехләде.

"Васильево бистәсендә хәл тыныч, планлаштырылган ремонт эшләре шактый тиз бара. Без, якын арада стационар тулы масштабта эшчәнлеккә әйләнеп кайтыр, дип өметләнәбез. Бүгенге көнгә амбулатор поликлиника ярдәме тулысынча күрсәтелә, анда барлык табиблар да йөз процент йөкләнештә эшли. Без әлеге торак пунктта, аерым алганда, сәламәтлек саклау органнары эшчәнлеге буенча, бернинди куркыныч күрмибез", - дип билгеләде Абашев.

«Медицина хезмәткәрләре арасында авырулар минималь: коронавирусның өч очрагы теркәлгән. Без тагын бер кат игътибарны юнәлтәбез, пациентлар агымын планлы ярдәм төрләренә күчерү Яшел Үзән районы Үзәк хастаханәсе тарафыннан тулысынча канәгатьләндерелә. Җәйге чорда, бинада агымдагы капиталь ремонт буенча сезонлы эшләрне эшләп булганда, без аларны планлаштырдык, алар тормышка ашырыла һәм тулы күләмдә башкарыла. Бу, кызганычка каршы, озак төзекләндереләчәк объект: анда күп кенә сораулар төзелеш оешмаларына да, эшләрне башкару тәртибенә дә кагыла. Мондый хәл хезмәткәрләрнең авырулары белән бәйле түгел, эшчәнлек планлаштырылган һәм агымдагы режимда гамәлгә ашырыла ", - дип аңлатты ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Васильево хастаханәсе медикларының бер өлеше ОРВИ симптомнары аркасында «больничныйга” киткән иде, күпләргә үпкә ялкынсынуын диагностикалаганнар. Авыруның мөмкин булган таралуын булдырмас һәм башка хезмәткәрләрне һәм пациентларны саклау өчен, көндезге һәм тәүлек буе стационарда хастаханәгә салуны туктатып тору турында карар кабул ителде.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгында, хастаханә ябылган вакытта бинада су белән тәэмин итү һәм канализация инженерлык-техник челтәрен капиталь ремонт кысаларында алыштырачаклар, дип аныкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев