Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы җәмәгать транспортында күрсәтү өчен вакцинациядән медотвод (вакцинация ясатырга каршылыклары булган кешеләргә бирелә) турында белешмәне ничек алырга кирәклеген аңлатты

COVID-19га каршы вакцинациядән медотводы булган гражданнарга, белешмә алу өчен, яшәү урыны буенча сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Документта белешмәнең чынлыгын, шулай ук медотвод алуның сәбәбен һәм белешмәнең гамәлдә булу вакытын тикшерергә мөмкин булган QR-код бар.
Белешмәне бары тик медицина күрсәткечләре буенча гына участок табибы рәсмиләштерә.
Табиб инструкциягә таяна.
Сәламәтлек саклау министрлыгы аныклый: 22 атнага кадәр йөклелек чоры, шулай ук йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларның кискенләшүе вакцинация ясатмауга сәбәб булып тора.
Медотвод турында элек бирелгән белешмә булган кешеләр шулай ук яңа үрнәктәге белешмә өчен документны яңадан рәсмиләштерергә тиеш.
Мондый белешмә Татарстанда җәмәгать транспортында йөрү өчен генә кирәк
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча, медотвод турында QR-кодлы сертификатны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елның 1 февраленнән алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев