Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР сайлау комиссияләре хезмәткәрләре, Конституция буенча тавыш бирү алдыннан, укыды

Профессиональ квалификациясен Татарстан сайлау системасының 21 меңнән артык вәкиленең һәркайсы күтәрде.

Татарстан сайлау комиссияләренең барлык хезмәткәрләре мобиль кушымта ярдәмендә Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү алдыннан укулар узды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Татарстан Сайлаучысы” мобиль кушымтасы - ул уникаль белем-мәгълүмати программасы. Әлеге белем бирү технологиясе комиссия әгъзаларына 24/7 режимында хокукый белем дәрәҗәсен сакларга һәм, димәк, сайлау кампанияләрен югары һөнәри әзерлектә үткәрергә ярдәм итәргә тиеш», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«Татарстан Сайлаучысы» мобиль кушымтасына өйрәтү материаллары, видеороликлар, методик ярдәмлекләр һәм белешмәлекләр керә. Сайлауларны оештыруда катнашкан һәр кеше аның өчен уңайлы вакытта шөгыльләнергә мөмкин. Система кулланучының тест нәтиҗәләрен анализлый һәм аның нәтиҗәләре буенча шәхси кабинетына белемнәрне ныгыту өчен тәкъдим ителгән материалны җибәрә.

Бүгенге көндә һөнәри квалификациясен Татарстан сайлау системасының 21 меңнән артык вәкиленең һәркайсы күтәрде. Бу комиссияләрнең тулы составы, Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көнен уздырганда, ТР Президентын һәм җирле совет депутатларын сайлауда, шулай ук, Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлауда катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев