Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Роспотребнадзоры мәктәпләрнең гадәти форматтагы эшенә әзерләнә

Мәгариф учреждениеләрен ачу буенча соңгы карарны Россия Мәгариф министрлыгы кабул итәчәк.

Татарстан мәктәпләре укучыларын 1 сентябрь көнне гадәти формада кабул итәргә әзерләнә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Вәзгыять шундый ки, мәктәпләр яңа уку елына көндезге режимда эшләргә планлаштыра, моның өчен хәзерге вакытта мәктәпләрдә әзерлек бара. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан коллегалар җентекләп сөйли алачак. Яңа коронавируслы инфекция шартларында оештырылган балалар коллективлары эше өчен булган барлык таләпләр эшләнә һәм әзерләнә ", - дип билгеләде спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада Covid-19 белән вәзгыять тотрыклы, нәкъ менә шуңа күрә Татарстанның гимназияләре, лицейлары һәм мәктәпләре ачылуына өметләнергә мөмкин.

Авдонина ассызыклаганча, мәгариф учреждениеләрен ачу буенча соңгы карарны Россия Мәгариф министрлыгы кабул итәчәк.

"Бездә әле нәкъ менә август дәвамында яңа уку сезонына әзерләнергә вакыт бар, һәм карар эпидситуациядән чыгып кабул ителәчәк, - дип йомгаклады Любовь Авдонина.

Элегрәк “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, яңа уку елыннан Татарстан мәктәпләрендә эшләячәк өстәмә кагыйдәләр турында тәфсилләп сөйләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев