Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Роспотребнадзоры: корпоративларны тыю юк, рекомендацияләр генә

Чараларны тыюны региондагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә карап декабрь уртасында билгеләячәкләр.

Әлегә корпоративлар уздыруны тыю юк, бары тик аларны үткәрмәскә киңәшләр генә.
Мөмкин булган тыю турында декабрь уртасында фикер алышачаклар. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Тагын җитди тыюлар яки йомшаклыклар турында әлегә әйтә алмыйбыз. Бу мәсьәләне без декабрь уртасына ачыкларбыз. Әмма без эш бирүчеләргә быел корпоративны ни дәрәҗәдә үткәрергә кирәклеге турында уйланырга тәкъдим итәбез», - дип билгеләде спикер.

Ул ассызыклаганча, әгәр эш бирүче барыбер корпоратив үткәрергә карар кылса, моны Роспотребнадзорның барлык таләпләрен исәпкә алып эшләргә кирәк.
Алар турында элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X