Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Президенты Яшел Үзәннең табиблар гаиләсен муслин туйлары белән котлады

15 сентябрьдә Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән Татарстанның иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү узачак.

 Аңа Яшел Үзәннән Гыймадиевлар гаиләсе чакырылган, алар 2021 елның декабрендә кавышуларының 37 еллыгын - муслин туйларын билгеләп үтәчәк.

 

"Озак һәм бәхетле гаилә тормышының сере нәрсәдә? Бернинди сер дә юк, бары тик бер-беребезне хөрмәт итәргә, юл куя белергә һәм һәр көн, һәр сәгать, һәр минутның кадерен белергә кирәк. Шулай ук, үз балаларың һәм якыннарыңның кадерен белергә кирәк. Үз гаиләңне һәм әйләнә-тирәдәге барлык кешеләрне яратырга кирәк», - дип билгеләп үтте гаилә башлыгы Равил Гыймадиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән тантаналы кабул итү алдыннан узган әңгәмәдә.



Агентлык әңгәмәдәше шулай ук гаилә тормышында компромисс табу мөһим булуын билгеләде, ул вакытта ир белән хатын үз хисләрен саклый алачак.

Равил Фәрит улы Гыймадиев 35 ел дәвамында Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә эшли, анда Казан дәүләт медицина институтында укыганнан соң ук эләгә. Башта хирург булып эшли, ә хәзер ультратавыш диагностикасы бүлеге мөдире.

Булачак тормыш иптәше Роза Әхәт кызы Гыймадиева белән ул югары уку йортында укыганда ук танышкан. Ул да 1986 елда мединститутны тәмамлый һәм Яшел Үзәнгә эшкә юллама ала. Башта РҮХдә акушер-гинеколог булып эшли, ә хәзер ультратавыш диагностикасы табибы.

Ирле-хатынлы ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, алар хәзер чит илләрдә яшиләр һәм эшлиләр. Зур һәм тату гаиләдә ике онык бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X