Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Президенты янгыннан энеләрен коткарган яшүсмергә рәхмәт белдерде

14 яшьлек яшүсмер курыкмаган, тәрәзәне ватып, янып торган йорттан өч энесен урамга алып чыккан.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмда кече туганнарын янгыннан коткарган яшүсмергә рәхмәт белдерде.
Республика Президенты видеоны социаль челтәрдәге үз битендә урнаштырды, анда 14 яшьлек Иван аларның йортында янгын чыгуы турында сөйли һәм аңа өч кече энесенең үлеменнән коткарыр өчен тәрәзәне ватарга туры килгән.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, малай - чын герой.
Элегрәк агентлык хәбәр иткәнчә, бүген иртән республиканың Алексеевск районы Олы Полянка авылында йорт янган. 14 яшьлек малай, янгын чыгу турында сигнал бирүче җиһаз тавышын ишетеп, ут белән чолгап алынган йорттан өч кече энесен коткарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


14 яшьлек Иван курыкмаган, тәрәзәне ватып, янып торган йорттан өч энесен урамга алып чыккан.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев