Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Президенты матбугат хезмәте: республика балалар хастаханәсендә 175нче мәктәптә атканда зыян күргән 15 бала дәвалана

14 майга булган мәгълүматларга караганда, балалар республика клиник хастаханәсендә 11 майда Казанның 175нче мәктәбендә булган фаҗигадән зыян күргән 15 укучы стационар дәвалана. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Кичә медицина учреждениесенә стресс нәтиҗәсендә кискен хәле начарланган 2007 елда туган бала китерелә. «Аның тормышына берни дә янамый", - дип хәбәр итте ул.

Балаларның торышы тотрыклы дип бәяләнә, тискәре динамика күзәтелми. Мәскәүгә җибәрелгән сигез пациентның икесе бик авыр хәлдә, тагын өч бала һәм өч олы кеше уртача авыр хәлдә.
«Республика Президенты кушуы буенча фаҗига көнендә 175нче мәктәптә укучы балаларның яшәү адреслары буенча педиатрлар һәм психологлар белән өйләренә барып ярдәм күрсәтү башланды», - дип билгеләп үтте ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев