Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөселманнар өчен коронавирустан вакцинациянең рөхсәт ителүе турында хәбәр итә

ТР мөселманнары Диния нәзарәте эпидемияләр вакытында халыкны вакцинацияләү мәсьәләсенең шәригать ягын, шулай ук вируслар һәм йогышлы авырулар белән көрәшүнең бөтенроссия тәҗрибәсен өйрәнде.

Алынган мәгълүматлардан чыгып, ТР мөселманнары Диния нәзарәте халыкка, шул исәптән мөселманнарга, яңа коронавирус инфекциясеннән саклану максатыннан вакцинация өлкәсендә заманча казанышларны файдалануның рөхсәт ителүе турында хәбәр итә.

Әлеге нәтиҗә кеше тормышының кыйммәтләре һәм аны Аллаһы Тәгаләнең бөек бүләге (Аманат) буларак саклау кирәклеге турында күп тапкырлар белдерүче Коръән һәм Сөннә нигезендә, шулай ук шәригать принциплары һәм кагыйдәләре нигезендә чыгарылган. Шулай итеп, прививканың составына бәйсез рәвештә, эпидемия шартларында вакцинация мөселманнарның гомерен саклап калу өчен рөхсәт ителә.

Шул ук вакытта, вакцинация турында Карар кабул итү өчен, ТР Диния нәзарәте мөселманнарга вирусологларга, иммунологларга һәм йогышлы авырулар белән көрәшү проблемаларын һәм методларын өйрәнү үз компетенцияләренә кергән башка медицина белгечләренә мөрәҗәгать итәргә һәм аларның консультацияләренә иярергә тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев