Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы: Татарстан мәктәпләре 1 сентябрьдә балаларны кабул итәргә әзер

Яңа уку елында республикада парталарга беренче тапкыр 56 мең бала утырачак.

Татарстанда 1404 мәгариф оешмасы эшли, бу уку елында укучылар саны 450 меңнән артык кеше тәшкил итәчәк, беренче сыйныфка 56 меңнән артык бала барачак. Мондый мәгълүматларны бүген Казанда узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов хәбәр итте.

"Беренче чиратта мәгариф учреждениеләренә янгын куркынычсызлыгы, террорчылыкка каршы тору һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә игътибар итәргә кирәк. Бүгенге көндә республиканың барлык мәктәпләрендә автоматик янгын саклау системалары урнаштырылган. Шул ук вакытта әлеге системалар төзек булмаган учреждениеләр дә бар. Бу һәм башка искәрмәләрне уку елы башланганчы бетерергә кирәк», - диде ул.

Спикер мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта полицияне ашыгыч чакыру төймәсе белән 98% мәктәп җиһазланган, видеокүзәтү системалары белән - 75%, күзәтү системалары белән - 43%, саклау сигнализациясе белән - 54%. Агымдагы елда видеокүзәтү системалары белән тагын алты мәктәп җиһазланачак.
“Гомумән алганда, Татарстан мәктәпләре 1 сентябрьгә югары әзерлек дәрәҗәсендә», - дип билгеләп үтте Азат Шәрәпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев