Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы: мәктәпләрдә салкыннар аркасында дәресләрне гамәлдән чыгарырга мөмкин

Министрлык балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм укучыларны муниципалитетлардан читкә чыгаруны туктатырга тәкъдим итте.

Әйтик, авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында дәресләр температура -23 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә 1-4 сыйныф укучылары өчен -25 градустан түбән булганда гамәлдән чыгарылырга мөмкин.

Дәресләрне шулай ук авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары өчен -25 градус булганда, ә шәһәр мәктәпләренең шундый ук классларында укучылар өчен -27 градуста мәктәпкә килмәскә тәкъдим ителә.

Моннан тыш, дәресләр авыл мәктәпләренең 10-11 классларында -30 градус салкын булганда, ә шәһәр мәктәпләренең 32 градустан түбән булганда гамәлдән чыгарылырга мөмкин.

Кыш көне ачык һавада физкультура дәресләрен башлангыч сыйныф укучылары өчен һава температурасы 3 градустан ким булмаган салкын һәм җил тизлеге 6-10 м/с, ә өлкән сыйныф укучылары өчен -10 градустан да ким булмаган һәм җил 6-10 м/с булганда гына үткәрергә мөмкин.

Шулай ук балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм укучыларны муниципалитетлардан читкә чыгаруны туктатырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев