Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны бакчага үзизоляциядән соң кабул итүнең вакытлы кагыйдәләрен аңлатты

Республикада май бәйрәмнәреннән соң, штат режимында балалар бакчалары эшли башлаячак.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кабул итү тәртибе турында сөйләделәр.

«Республикада 12 майдан штат режимында балалар бакчалары эшли башлаячак, - диелә Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә. - Ата-аналарга балаларны кабул итүнең вакытлы тәртибенә игътибар итәргә кирәк». Аерым алганда, аларга поликлиникага баланың сәламәтлеге торышы турында белешмәләр алырга кирәкми. Йогышлы авырулар белән контактлар булмау турында белешмә бирүне телефон аша мөрәҗәгать иткәннән соң, участок педиатрлары тәэмин итәчәк. "Ата-аналарда поликлиника участок табибының контактлары булмаса, ярдәмгә call-үзәк яки поликлиникада регистратура килә, - дип ачыклык кертәләр министрлыкта. - Белешмә электрон почта яки мессенджерлар ярдәмендә биреләчәк. Белешмә фотографиясе яки аның сканлаштырылган күчермәсе җибәрелә".

Ведомствода ассызыклаганча, балалар бакчаларында баланың сәламәтлеген иртәнге тикшерүне көчәйтәчәкләр. Бакчада томау һәм ОРВИның башка билгеләре булган балаларны кабул итмәячәкләр. Бакчаларга кабул итүнең вакытлы тәртибе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев