Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Күпфункцияле үзәкләре Конституция буенча тавыш бирү участогын сайлауга гаризалар кабул итә башлый

Республика халкы фактта булу урыны буенча тавыш бирә алачак. Татарстан КФҮ (МФЦ) 5 июньнән Россия Федерациясе Конституциясенә булган урында төзәтмәләр буенча тавыш бирү участогын сайлау турында гариза кабул итә башлаячак. Бу хакта ТР да КФҮ матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Барлык теләүчеләр 1 июльдә узачак гомумроссия тавыш бирүендә "Мобиль сайлаучы" механизмыннан файдалана алачак, - диелә хәбәрдә. - Татарстанлылар теркәлү урыны буенча түгел, фактта булу урыны буенча тавыш бирә ала. Моның өчен 5-21 июньдә гариза бирергә кирәк».

 

КФҮда уңайлы участокны сайлау буенча хезмәт паспорт нигезендә күрсәтелә. Әгәр паспорт алмаштыру өчен тапшырылган икән, шәхеснең вакытлыча таныклыгын күрсәтергә мөмкин.

 

"Фактта булу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә бер генә тапкыр гариза бирергә мөмкин", - дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.

 

КФҮдә килүчеләр битлек һәм перчаткаларда булырга, социаль дистанцияне сакларга тиеш. Мөрәҗәгать итүчеләрне барлык санитар куркынычсызлык нормаларын үтәп кабул итәчәкләр.

 

Гаризаны "Минем документлар" 59 офисының теләсә кайсында бирергә мөмкин. КФҮ филиалларының эш графигы белән учреждениенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

 

Моннан тыш, 5-21 июньдә гаризаны территориаль сайлау комиссиясенә дә, шулай ук, РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә мөмкин. 16 июньнән 21 июньгә кадәр - участок сайлау комиссиясенә.

 

 РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көненә кадәр үк - 25 июльдән 1 июльгә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Мондый мөмкинлек гражданнар агымын киметү һәм участокларда халык күп җыелмасын өчен бирелә. Сайлау комиссияләре тавышларны 1 июльдә саныячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев