Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Хезмәт министрлыгы: Татарстанда эшсезләр саны артты

Татарстанда эшсезләр саны арткан.


1 мартка рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 10 242 булса, 22 апрельгә алар 10 757гә җиткән. Бу хакта шимбә киңәшмәсендә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Шул ук вакытта тәкъдим ителгән вакансияләр саны 6 тапкыр күбрәк - 61 252, чөнки җәйге чорда эшче көчләргә ихтыяҗ арта бара, дип билгеләп үтте ул. Барлык тәкъдимнәрнең өчтән бере төзелеш өлкәсенә туры килә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында республикада уртача хезмәт хакы 46 мең сумнан артып киткән, әмма 847 предприятие яшәү минимумыннан түбәнрәк хезмәт хакы түли (бу-13 890 сум).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев