Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР халкын "Буыннар бәйләнеше - хатлардагы тарих" проектында катнашырга чакыралар

Акциядә катнашучылар, сугыш заманнарыннан сакланган фронттагы хатка җавап биреп, яшь солдатка, тыл хезмәткәренә мөрәҗәгать итеп, үз юлламаларын үткәннәргә җибәрә алачак.

Татарстан халкы «Буыннар бәйләнеше - хатлардагы тарих» федераль проектында катнаша ала. Әлеге проект Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Россиядә Хәтер һәм дан елына багышланган социаль акция булып тора, дип хәбәр итә оештыручылар.

Сугыш вакытында фронттагы хат-өчпочмак өмет символы, солдатны аның туганнары белән бәйләгән бердәнбер җеп - ул тарихның бәяләп бетергесез документы, җиңел булмаган вакыт турында бөтен дөреслек. Аларны автомат түтәләрендә, җимерекләр арасында янган такталарда, сугышчының аркасында язганнар. Хәрби хәрәкәтләр вакытында 11 млрд тан артык хат язылган, ләкин аларның барысы да алынмаган, күбесе җавапсыз калган.

historyinletters.ru яңа цифрлы платформада теләгән һәркем үз юлламасын үткәнгә җибәрә, сугыш чорыннан калган фронттагы хатка җавап биреп, тыл хезмәтчесенә, яшь солдатка мөрәҗәгать итә ала.

Җавапларны теләсә нинди форматта - текст, аудио яки видео рәвешендә җибәрергә мөмкин. Һәркем, шулай ук, порталга шәхси гаилә архивында булган хатны юллый ала, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарына һәм якыннарына рәхмәт белдерә, шулай ук, заманча тормыш, үзенең хыяллары, өметләре һәм киләчәккә планнары турында хикәяне бастырып чыгара ала. Иң яхшы җаваплар авторлары истәлекле бүләкләр алачак.
Конкурс 15 майга кадәр бара. Акциянең шартлары белән historyinletters.ru сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев