Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР хакимияте эш көне булмаган чорда балалар бакчасы өчен абонент түләвен гамәлдән чыгарачак

ТР Премьер-министры Covid-19 пандемиясе шартларында халыкка ярдәм итү чаралары буенча киңәшмә үткәрде.

Татарстан Хөкүмәте тарафыннан март ахырыннан 11 майга кадәр балалар бакчалары өчен абонент түләвен гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде, ул вакытта республиканың барлык халкы үзизоляцияләүдә иде. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт Йортында узган утырышта хәбәр итте.

"Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш штабының эше кысаларында без төрле ярдәм чараларын күз уңыннан уздырдык. РФ Президенты тарафыннан игълан ителгән эш көне булмаган чорда март ахырыннан 11 майга кадәр балалар белән гаиләләргә туклану өчен дә, абонент түләве өлешендә дә ата-аналар түләвен гамәлдән чыгару юлы белән ярдәм итү турында карар кабул ителде”, - диде Песошин.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы, сүз ата-аналар балалар бакчасына йөрүгә бәйсез рәвештә түләгән акчалар турында бара, дип аныклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев