Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Икътисад министрлыгы Эшмәкәрләр көнендә кризиска каршы Zoom-форум уздырачак

Илебезнең белгечләре, аналитиклары һәм бизнесменнары коронавирустан соңгы шартларда эш турында фикер алышачак.

Россия эшмәкәрлеге көнендә Татарстан Икътисад министрлыгы илебезнең барлык бизнесменнары өчен масштаблы онлайн-форум уздырачак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бизнес-оттепель»: яңа шартларда бизнесны ничек алып барырга?» Онлайн-форум үзизоляцияләү режимыннан чыгуга багышланган һәм үзара ярдәм максатыннан эшкуарлар арасында тәҗрибә алмашуга юнәлдерелгән", - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Шул ук вакытта, ведомствода өстәп әйткәнчә, вакыйгада катнашучыларга тере аралашу мөмкинлегеннән тыш, активлыкның берничә төрен дә күрергә мөмкин булачак: хакимият вәкилләре белән диалог, экспертлар докладлары, бизнес-квиз һәм башкалар.

"Эшмәкәрләр һәм дәүләт органнары вәкилләре тәҗрибә белән уртаклашачак һәм дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләячәк. Чара барышында чатта агымдагы шартларда бизнеска ярдәм итү һәм үстерү буенча экспертлар һәм белгечләр консультацияләре узачак ", - дип хәбәр иттеләр форумны оештыручылар.

Форумның онлайн-мәйданчыгы 26 майда 15 сәгатьтә Zoom платформасында эшли башлаячак. Параллель трансляция "Эшмәкәрлек фабрикасы" проектының рәсми YouTube-каналында барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X