Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында газ белән тәэмин итү буенча бер тапкыр кулланыла торган эшләр өчен түләү сервисы эшли башлады

Татарстан саннар министрлыгы командасы дәүләт хезмәтләренең республика Порталында яңа сервисны гамәлгә ашырды.

Хәзер республикада яшәүчеләрнең газ белән тәэмин итү буенча бер тапкыр башкарылган ремонт эшләре өчен бер-ике минут эчендә түләү мөмкинлеге барлыкка килде. Сервиска сылтама - https://uslugi.tatarstan.ru/gas.

Бер тапкыр башкарылган эшләрне шәхси счет буенча да, штрих-код буенча да түләргә мөмкин. Беренче вариантны сайлаганда, халыкка шәхси счетның 8 санын һәм үз абонент пунктын күрсәтергә кирәк булачак; икенче вариантны сайлаганда - квитанция-хәбәрнамәдә күрсәтелгән штрих-кодны кертергә (пробелларсыз 28 сан).

Шуннан соң ике очракта да сумманы күрсәтергә, кулланучы турында мәгълүматны тикшерергә һәм банк картасы реквизитларын кертергә кирәк. Түләүне МИР, VISA, MasterCard, Maestro карталары аша яки Дәүләт хезмәтләренең виртуаль картасын рәсмиләштерергә мөмкин, аның ярдәмендә Порталда теләсә нинди хезмәтләр өчен түләргә мөмкин.
Ахырда түләү турында квитанция формалаштырылачак.

Бүген Татарстанның Дәүләт хезмәтләре Порталында 307 төрле сервис һәм хезмәт күрсәтү гамәлгә ашырылды. 2020 ел нәтиҗәләре буенча Порталда 290 млн электрон хезмәт һәм 250 млн электрон запрос күрсәтелгән. Порталда минут саен 448 электрон хезмәт күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев