Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башланды

Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен һәм ишегалларын сайлап алу буенча сораштыру ачылган.

Моннан тыш, татарстанлылар Казансу елгасының биш яр буе зонасын үстерү өстенлекләрен билгели алачак.
Тавыш бирүдә катнашу өчен кирәк:
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталына керергә – https://uslugi.tatarstan.ru/;
Порталының старт битендә сораштыру үткәрү турында баннер табарга һәм аңа басырга;
Ачылган биттә «тавыш бирергә” төймәсенә басыгыз;
Булган хисап язмасы аша авторизацияләнергә яки телефон номеры буенча теркәлү узарга;
Зур булмаган анкета тутырырга һәм үз мәгълүматларыңны эшкәртүгә ризалык бирергә;
Муниципаль районыңны сайларга, шуннан соң 2022 елда төзекләндерү өчен парк киңлекләрен күрсәтергә;
Беренче сораштыру тәмамланганнан соң, сез шулай ук ишегалларын төзекләндерү өчен тавыш бирүдә катнаша яки Казан елгасы үсеше стратегиясен гамәлгә ашырганда өстенлекләрне билгели аласыз.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү кысаларында халык шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ремонтланачак 200 ишегалдын да билгели алачак. Тагын Казансу елгасы ярларын үстерү турындагы сораштыруда катнашу мөмкинлеге бар, ул быел ук проектлаштырыла: Казансу янындагы бакчалар, «Манзара», Рус-Алман Швейцариясе, спорт паркы һәм Савин паркы. Казансу янында барлыгы 12 яр буе паркы төзү планлаштырыла.

Төзекләндерү объектлары өчен ТР Дәүләт хезмәтләре мобиль кушымтасы аша да тавыш бирергә мөмкин. Игътибар итегез, сораштыруда катнашыр алдыннан кушымтаны яңартырга кирәк булачак.

Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Үз тавышыңны бер генә тапкыр бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев