Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов иҗат үзәге тәрбияләнүчеләренә зур бүләк ясады

Хәзер техник юнәлештәге берләшмәләрнең күпертелгән үз көймәләре бар.

- Яшел Үзәнне кораблар шәһәре дип атыйлар. Шуңа күрә безнең үзәктә судно модельчеләре берләшмәсе иң кирәклеләренең берсе. Балалар даими рәвештә республика һәм төбәкара дәрәҗәдәге ярышларда катнаша, Яшел Үзән районын лаеклы тәкъдим итә, - ди иҗат үзәге директоры Ирина Фесенко.

Судно модельләрен эшләтеп җибәрү буенча ярышлар еш кына ачык суда уза. Кайвакыт модель ярдан ерак туктый, дулкын яки җил аркасында әйләнеп тә каплана. Күпертелгән көймәсез модельне ярга чыгару проблема була. Әмма хәзер, Ренат Искәндәр улы ярдәме белән, бу мәсьәлә хәл ителгән.

Сүз уңаеннан, күптән түгел яшь судно модельчеләре Кайбычта узган республика ярышларында катнашты. Балалар Яшел Үзәнгә призлы урыннар алып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев