Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР акушер-гинекологлары йөкле хатын-кыз янәшәсендә булучыларга Covid 19дан прививка ясарга киңәш итә

Татарстанда хәзер расланган коронавируслы 22 йөкле хатын-кыз исәпләнә.

Йөкле хатын-кызны Covid-19 коронавирусы йоктырудан саклау өчен, аның гаиләсенә һәм якын тирәдәгеләргә вакцинация ясарга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы, 7нче Казан хастаханәсенең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Татьяна Шиһабетдинова хәбәр итте.

 

"Хатын-кыз гел өйдә генә утырып, беркая чыкмаса да, гаилә әгъзалары авырту йоктырырга мөмкин. Мин ата-ана булырга әзерләнүче республика халкын прививка ясарга чакырам", - дип ассызыклады спикер.

Йөкле һәм имезүче хатын-кызларга "V спутнигы" прививкасын ясарга ярамый.

Республика медиклары йөклеләрдә коронавирусның бик авыр формаларына юлыкты. Аларның сүзләренә караганда, бала көтүче хатын-кызлар өчен вирус аеруча куркыныч. Шуңа күрә, аның белән көрәшүгә караганда инфекцияне йоктырмый калу яхшырак.

«Балага узуны планлаштырган хатын-кызлар, һичшиксез, прививка ясатырга тиеш. Бүген без шуны әйтә алабыз: йөклелек җиткәнчегә өч ай кала прививка әзерлек программасына керә», — дип киңәш итте КДМУның акушерлык һәм гинекология профессоры, медицина фәннәре докторы Рушания Габидуллина.

 

ТР баш акушер-гинекологы мәгълүматларына караганда, Татарстанда ОРВИ белән — 275, ә коронавирус белән - 22 авырлы кеше күзәтелә. Тугыз хатын-кыз хастаханәгә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев