Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тоз кан тамырларына зыянлы

Америка галимнәре тоз куллануны көнгә нибары 3 грамм га гына киметкәндә дә, йөрәк-кан тамырлары авыруларының (бигрәк тә инсульт һәм инфаркт) барлыкка килү ихтималы яртылаш кимиячәк дигән фикергә килгән.

Кайбер илләр инде әлеге тикшеренү нәтиҗәләреннән файдаланып, авыруларны кисәтердәй чараларны куллана да.
Узган гасырның 70нче елларында ук тоз куллануны көн саен 12 граммнан 9 граммга кадәр киметергә өндәгән мәгъ лүмати кампания башлап җибәргән Финляндия үрнәк булып тора.
Тиздән табиблар нәти җәләрне күрә: илдә йөрәк ишемиясе белән авыручылар 75 процентка һәм инсульт белән авыручы пациентлар саны 80 процентка кимегән. Һәм, иң мөһиме, гомер озынлыгы 5-6 елга арткан.
Бу тозны да тозга манып ашаучылар колагына керсен иде. Сәламәт һәм озын гомерле булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев