Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТОТАЛЬ ДИКТАНТ – 2018

14 апрель – гади шимбә генә түгел, «Тоталь диктант» язган көн буларак тарихка кереп калды.

Илебездә 2004 елдан бирле уздырыла торган әлеге акция, елдан-ел киң колач ала бара. Белемнең һәркем өчен мөһим булуын күрсәтүне максат итеп куйган бу чара узган ел 71 илдә,  866 шәһәрдә узып, анда 200 мең кеше катнашкан иде. Ә Республиканың 49 мәйданында әлеге диктантны былтыр 3,5 мең кеше язды.
Быел, Татарстанда ТР Яшьләр мәдәнияты һәм диалогы үзәге, ТР Милли-мәдәни оешмасы, Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган бу акциядә 26 муниципаль районның 60 мәйданында 4000нән артык кеше катнашты. «Тоталь диктант – 2018» үз тарихында беренче тапкыр Казанның югары уку йортларында белем алучы чит ил студентларының да рус телендә инша язулары белән үзенчәлекле. Алар өчен аерым секция эшкәртелеп, текст та кыскартылган формада һәм грамматик биремнәр дә махсус. Республикабызда яшәүчеләр, барлык россиялеләр кебек үк, Гүзәл Яхинаның Идел буе немецларына багышлап язылган «Дети мои» романыннан алынган өзек өстендә эшләде. Текст «Утро», «День» һәм «Вечер» өлеш­ләренә бүленеп, төрле сәгать поясларында диктант язылган көнне укылды.
Бездә «Тоталь диктант»ны В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яшел Үзән филиалы  базасында яздылар.
– Иншаны язучыларга эш барышында иң элек   нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында аңлатылды, берничә кагыйдәне искә төшердек. Текстны, бездә «Вечер» өлешен яздылар, рус теле һәм тел белеме кафедрасының өлкән укытучысы Светлана Рябкова укыды, – дип мәгълүмат бирде КИУ (ИЭУП) ЯҮФ тәрбия эшләре буенча баш белгеч, Яшел Үзәндә бу чараны оештыручы Нина Артамонова. – Белемнәрен тикшереп карарга 39 кеше килде. Оештыручылар быел барлык катнашучыларга, «Бу каләм белән Тоталь диктант – 2018 язылды» сүзләре шәрехләнгән истәлекле ручкалар бүләк итте. Тоталь диктант ул, яза белүче һәркем өчен – вакыйга. Мәктәп укучылары өчен – белемнәрен шомарту ысулы, студетлар өчен – кызыклы ял һәм азартлы уен, ә олырак буын өчен – мәктәп елларын искә төшерү мөмкинлеге. Аның нәтиҗәләрен акциянең сайтында (totaldict.ru) белергә була. Безнең шәһәрдә елдан-ел үзләрен һәм белемнәрен сынап карарга теләүчеләр артыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев