Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тормыш яме - балаларда

Әле беренче тапкыр гына килүебез булса да, күптән белгән танышларын күргәндәй бик җылы каршы алды безне Гыйззәтуллиннар. Айдар авылының иң күркәм гаиләләренең берсендә без бу юлы.

Ильяс авылны яратып, җир җимертеп эшли торган гаилә башлыгы. Хуҗабикә Фәүзияне генә очрата алмадык. Җәйге ялы бетеп, Күгеш терлекчелек комплексына эшкә чыккан көне иде. Аның каравы йортның күрке булган, берсеннән-берсе сөйкемле өч балалары – Мәдинә, Ясминә, Йосыф өйдә иде. Ә балалар булган гаилә үзегез беләсез, нурлы була инде ул. Авылның киләчәге дә бит әле алар. Ә инде балаларны үстереп, кеше итәр өчен бер хезмәт хакына гына таянып булмый бүгенге көндә, авыл җирендә бигрәк тә. Бу очракта хуҗалыктагы мал-туар ярдәмгә килә. Элек Гыйззәтуллиннар 3-4 сыер асраган булса, бүгенге көндә ике сыерлары, барлыгы 7 баш мөгезле эре терлекләре бар. Маллар башын киметүнең сәбәбе – сөт бәясенең бик түбән булуында. Гомумән сыер асраучы авыл кешесенең кайсы белән генә сөйләшсәң дә, бер проблема калкып чыга: сөт бәясе бииик арзан. Бүгенге көндә Ульяновскийдан килеп җыючы шәхси эшмәкәргә литрын 10 сумнан тапшыралар. Күз алдыгызга китерәсезме, 1 литр сөт 10 сум! Кибеттә 1 литр суның бәясе 20 сум тирәсе тора, сөтнекен әйтмим дә инде.

-Сөтне шулай арзан бәядән тапшырганда, әлбәттә, сыер үзен акламый дигән сүз. Кышын 15 сумнан бирә идек әле, җәйгә тагын киметтеләр. Бүгенге көндә терлек азыгы әзерләп мәш киләбез. Печәнне Әрә буеннан җыябыз. Зарланып утырып булмый инде, эшләгәнебез үзебез өчен бит, - ди Ильяс.

Биш балалы гаиләдә туган дүртенче ул буларак Ильяс төп йортта калган. Һәм, күпләр кебек, шәһәргә китү турында хыялланмаган. Аның каравы шәһәрнекеләрдән бер генә ким җире дә юк.

Тулырак язманы газетабызның 55нче санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев