Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«ТОРМЫШ УЛ – ЮЛ, МАКСАТ ҺӘМ ӨМЕТ»

Тормыш авырлыкларына зарланасыгыз килеп, үз көчегезгә шик туса, күренекле инвалидларның язмышы белән таныш, диләр. Әмма андый нык рухлы шәхесләрне инвалид дип атарга тел дә әйләнми, ә кайсы вакытта, хәтта, ышанасы да килми. Алар сәламәт кешеләр көнләшерлек итеп бик актив яшәү рәвеше алып бара.

Бездә дә шундый нык ихтыярлы, нәфис гәүдәсендә язмыш сынаулары каршында тезләнмәслек көч тапкан һәм социаль сферада җирле үзидарә органнары координациясе буенча Яшел Үзән районы башлыгы җитәкчесе ярдәмчесе дәрәҗәсенә ирешкән кыз бар. Балалар церебраль параличы диагнозына карамастан, Алеся Лежнина кечкенәдән үк музыка, вокал, рәсем ясау, китаплар белән кызыксына. Иҗади бала булып үсә, төрле чараларда катнаша, чыгышлар ясый. Әнисе белән дәү әнисенең кызның авыруы белән көрәшүе эзсез калмый, әлбәттә. Алеся бүген җәмгыятьнең теләсә кайсы катламында үзен уңайлы хис итә. Ул Яшел Үзәндә генә түгел, якын тирә шәһәр-районнарда гомер итүче мөмкинлекләре чикле инсаннарның да күңелләренә яшәү дәрте өсти, якты өметләр белән канатландыра. Чөнки, бернигә карамый тулы тормыш алып бару мөмкинлегенең дәлиле – ул үзе! Ә аның һәр көне ниндидер идея, планнар, вакыйгалар белән тулы. Инвалидлар өчен ул нинди генә чаралар, бәйгеләр оештырмый, иганәчеләрен дә таба, мөмкинлеген дә. Бары тик үзләренә бикләнеп, язмышка сыкранып өйләрендә генә утырмасыннар. Аның мәрхәмәтле йөрәге, ирешелгән уңышлары быел югары бәяләнде. Халык тавыш бирүләре нәтиҗәсендә Алеся Лежнина МИР Премиясенә ия булды. Аның өчен 10 меңнән артык кеше үз тавышын биргән иде. Бүләкләү тантанасы Санкт-Петербург шәһәрендә узды, ә Премияне җиңүчегә Россиянең халык артисты Андрей Соколов тапшырды. – Мин, бары тик үземә ошаган, яраткан эшемне башкарам һәм нәтиҗәләрен күреп, канәгатьләнү алам. МИР Премиясендә катнашу – күпләргә үрнәк, хыялларның тормышка ашуын, башкалар кебек үк тулы тормыш белән яшәү мөмкинлеген күрсәтү. Без төрле, әмма барыбыз да – бертигез, – дип сөйли Алеся Лежнина. – Без мөмкинлекләре чикле малайлар-егетләр, кызлар белән төрле конкурсларга бик еш йөрибез, мин аларны бик актив рәвештә гадәти тормышка кертергә тырышам. Аларда, мәсәлән, нигә лифт юк, дигән сорау да тумый. Юк икән, димәк баскычтан менәбез. Әйе, җиңел түгел, әмма төшенкелеккә бирелергә ярамый! Тормыш ул – юл, максат һәм өмет. Калганнар кебек буласың килә икән – алар кебек эшлә. Үзеңдә, башкаларда булмаган, башкалар булдыра алмаган мөмкинлекләрне эзлә. Һичшиксез табылачак. Бүгенге көндә көчле, тирә-юнебезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булырга кирәк. Алга таба да көчеңә, ярдәмеңә мохтаҗларга маяк булып, яңа идеяләреңне тормышка ашыруда зур уңышларга ирешергә насыйп булсын сиңа, Алеся!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев