Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тормыш мәгънәсе

Кыз әтисе янына килә дә: – Әти, мин арыдым, тормышым шундый авыр, кыенлыклар һәм проблемалар күп, мин һәрвакыт агымга каршы йөзәм, башка түзәр хәлем калмады... Нишлим икән?

Әтисе җавап урынына, су салынган өч кәстрүлне утка куя: берсенә кишер, икенчесенә йомырка, ә өченчесенә каһвә сала. Күпмедер вакыттан соң кишер һәм йомырканы судан ала, ә өченче савыттагы каһвәне чынаякка сала. Аннары кызыннан:
– Нәрсә үзгәрде? – дип сорый.
– Йомырка белән кишер пеште, ә каһвә бөртекләре суда эреде, – дип җавап бирә кыз.
– Әйе, кызым, тик бу әйберләргә җиңелчә караш кына. Тирәнрәк кара. Каты кишер, кайнар суга эләккәч, йомшарды. Сыек йомырка, киресенчә, катыланды. Тышкы кыяфәтләре белән алар үзгәрмәде. Алар, үзләренә карата бер төрле тискәре нәрсә – кайнар су тәэсирендә эчке халәтләрен үзгәртте. Мондый хәл кешеләрдә дә күзәтелә: каты һәм нык күренгәннәр – сына һәм көчсезләнә, ә көчсез һәм җебек тоелганнар – ныгый һәм көчлеләнә.
– Ә каһвә?
– О, бусы иң кызыклысы! Каһвә яңа «дошман» тирәлектә тулысынча эреп бетте һәм аны үзгәртте: гади кайнар суны һуш исле эчемлеккә әверелдерде.
Кайбер кешеләр дә шулай: тормыш вәзгыятен үзгәртеп, әлеге хәлдән файда һәм тәҗрибә алып, аннан ниндидер яңа матурлык тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев