Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тормыш дәвам итә

Район һәм шәһәрдә социаль объектлар төзү һәм ремонтлау дәвам итә.

Мәсәлән, Новониколаевский бистәсендә – 80 урынлы, ә Яшел Үзәндә - 220 урынлы балалар бакчасы төзелә.

Шулай ук, 9нчы лицейда, Карпов исемендәге лицейда, 16, 34, 27нче балалар бакчаларына капиталь ремонт бара. Спорт өлкәсендә - Васильево һәм Осиновода универсаль спорт заллары, шулай ук, өч спорт мәйданчыгы – 14нче лицей, 5нче гимназия һәм Карамалы Тау бистәсендәге мәктәп территорияләрендә төзелә. Осиново, Мулла Иле, Татар Танаенда мәдәният объектларында - клубларда капиталь ремонт гөрли. Уразлы авылында күп функцияле үзәк (МФЦ) төзелә. Шушы көннәрдә Мирныйдагы балалар сәнгать мәктәбен төзекләндерергә керешәчәкләр. Хәзер проектны төгәллиләр.

Шулай ук, Столичная урамындагы «Чайка» лагерын һәм Яшьләр үзәген яңарту тулы көченә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев