Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТОРАК-КОММУНАЛЬ ХУҖАЛЫК ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ

Ел саен мартның һәр өченче якшәмбесе халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ф.М. Хәнифов котлый.

Хөрмәтле коллегалар, Татарстан республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннар!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итегез!

Сез, икътисад һәм һәрбер кешенең көндәлек тормышында бер үк дәрәҗәдә әһәмиятле булган үзенчәлекле тармакта эшлисез.
Сезнең намуслы хезмәтегез һәм югары шәхси җаваплылыгыгыз нәтиҗәсендә кешеләрнең уңайлы тормышы тәэмин ителә, дәүләтнең муллыгы һәм иминлеге нигезе төзелә.
Сезнең эш нәтиҗәләрен республикадагы һәр кеше һәм һәр кунак күрә. Һәм без барыбыз да, сезнең катлаулы, әмма бик тә кирәкле хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт әйтәбез.

Тармакның ветераннарына аерым рәхмәтемне белдерәм. Сезнең тәҗрибә һәм эшегезгә тугрылыгыгыз – яшь белгечләргә яхшы үрнәк булып тора.
Татарстан республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән, Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм әлбәттә инде, җылылык һәм яктылык телим!

Ф.М.Хәнифов,
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев