Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Торак-коммуналь хезмәтләр сыйфатсыз күрсәтелгәндә кулланучыга нишләргә?

Әгәр дә, мәсәлән, озак вакыт салкын су булмаса, су басымы түбән торса, кайнар су температурасы нормативларга туры килмәсә, болганчык һәм исле булса, кулланучы үз хокукларын яклауны таләп итә ала. Моның өчен ни эшләргә кирәк соң?

– Иң беренче чиратта сыйфатсыз коммуналь хезмәт күрсәтелү турында  ике нөсхәдә акт төзергә кирәк, – дип аңлата  Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Дмитрий Темников. – Актта хезмәтнең начар күрсәтелү вакытын, яшәү урынын, бу фактны раслаучы  кешеләрнең  яшәү урынын күрсәтергә  һәм имзасын да куярга кирәк.  Аннан соң коммуналь хезмәтләр күрсәтү режимының һәм сыйфатының бозылуы  һәм түләүне үзгәртү турында гариза белән идарәче компаниягә яисә ТСЖ, ЖСК, ЖКга мөрәҗәгать итү таләп ителә. Әлеге акт коммуналь хезмәтләр өчен бирелә торган түләү извещениесендә  түләү күләмен киметүгә нигез булып тора алачак. Әгәр дә сез, идарәче компания җавабы белән килешмәсәгез,  ТР Дәүләт торак инспекциясенә яисә Роспотребнадзорның территориаль идарәсенә гариза белән мөрәҗәгать итә аласыз. Югары ведомстволар биргән җаваплар да сезне канәгатьләндермәсә, прокуратурага яисә судка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.

Фото: v2015god.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЖКХ вода закон