Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Тоннель» операциясе дәвам итә

ЮХИДИ хезмәткәрләре көзге вакытта рейдларны тагын да активрак уздыра башлый.

Чөнки бу чор машина йөртүчеләрдән юл кагыйдәләрен аеруча нык үтәүне таләп итә. Шундый тикшерүләрнең соңгысы 18 октябрьгә туры килгән.
Гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатларында, шәһәрнең Гоголь һәм Королев урамнарында юл-патруль хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча профилактик чара үткәрде. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне, ягъни хәрәкәттә өстенлектән файдаланучы җәяүлеләргә юл бирмәгән машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән иде.
Рейд барышында бер машина алгы тәрәзәләре тонировкалы булганга туктатылган. Бу шулай ук закон бозу булып санала. Берсе рульгә исерек килеш утырып чыккан. Өч машина йөртүченең закон билгеләгән вакытта штраф түләмәгәнлеге ачыкланган, ике кешенең үзе белән документлары табылмаган. Ә ике йөртүче куркынычсызлык каешы эләктерелмәгән килеш юлга чыккан, берсенең мәҗбүри иминият полисы булмау сәбәпле, тикшерүчеләр игътибарына эләккән.

Инспекторлар барлык гражданнарны да битараф калмаска һәм полициягә юлда үзләрен дөрес тотмаган, руль артына исерек хәлдә утырган машина йөртүчеләр турында кесә телефоныннан 112 номеры буенча яисә Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 
4-47-04 телефоны аша хәбәр итәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев