Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төнлә эшләргә ярыймы?

Төнге эшкә йөкле хатыннар һәм 18 яше тулмаган хезмәткәрләр алынмый. Тагын кемнәр бу вакыта эшли алмый?

Өч яшькәчә балалары булган хатыннар, инвалидлар, инвалид-баласы булган, авыру гаилә әгъзаларын караучы хезмәткәрләр, биш яшькәчә баласын ялгызы тәрбияләүче ата яки ана, опекун төнге эшкә бары тик аларның ризалыгы буенча гына җәлеп ителә ала. Анда да медицина тикшерүе нәтиҗәләре аңа сәламәтлек торышы буенча мондый эшне тыймаган очракта гына. Шулай ук, атап кителгән хезмәкәрләр үзләренең төнге сменадан баш тарта алу хокуклары белән язма рәвештә таныштырылырга тиеш.

Төнге сменадагы эшнең һәр сәгате нормаль хезмәт шартларына караганда артыграк түләнә. Төнге эш өчен артык түләнә торган минималь күләм закон тарафыннан билгеләнгән һәм бер сәгаткә исәпләнгән окладның  20 процентын тәшкил итә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев