Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

«Әтнинка» пирогы пешерү ысулы

«Әтнинка» дигән пирогны күпләрнең ишеткәне бардыр. Әтнә сүзе керсә дә, аны Балтачта, Арчада, башка күп кенә районнарда да пешерәләр. Бу тәмле ризыкның ни өчен шулай аталганын әтнәлеләрнең үзләреннән дә сорашып карадык.


Төгәл генә җавап бирүче булмады. Әтнә районының Ары авылы хуҗабикәләре әйтүенчә, бу пирогны иң беренчеләрдән булып Әтнәдә пешерә башлаганнар. Аннары төрле күргәзмәләрдә тәкъдим иткәч, аны башкалар да таный башлаган. Тәмен үз итеп, башка районнарда да пешерергә тотынганнар. Ары авылында озак еллар укытучы булып эшләгән Сания апа Нигъмәтҗанова: «Элек бу пирогны маргарин паштеты дип йөртә идек. Аннары ул Әтнә пирогына әйләнде. Мин ул камыр ризыгын 1974 еллардан бирле хәтерлим. Тәмле дә, табынга куярга да матур, озак саклана да. Хәзер дә өйдә пешерәм», – дип, «Әтнинка» пирогының рецепты белән дә уртаклашты.
Камыр өчен: 4 күкәй, 400 грамм шикәр комы, 400 грамм маргарин мае, әзрәк чәй содасы, ванилин кирәк. Он кушып, йомшак кына камыр басасың. Аны өч өлешкә бүлеп, һәрберсен духовкада пешерәсең. Җәемнәрне уклаусыз, кул белән генә җәйсәң, пирог йомшаграк була. Аннары пешкән коржлар арасына повидло сылыйсың. «Әтнинка» әзер.
http://shahrikazan.ru чыганагыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев