Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәнегезне генә түгел, күңелләрегезне дә җылытсын

Көзге салкыннар җитте, шуңа кичен эштән кайткач, җылы, туклыклы аш-су белән тукланасы килә. Бозбаш нәкь менә шундый да, бөтен тәнне җылытып җибәрә. Туңуларыңның эзе дә калмый.

Аны кавказлылар аеруча ярата, биредә аны һәр пешекче әзерли. Бозбашны пешерү ысуллары да төрлечә, әмма аның составында һәрчак нут (төрек борчагы), сарык, бәрәңге яки каштан, әлбәттә, көнчыгыш тәмләткечләре бар! Без дә әлеге рецепт белән уртаклашырга булдык, сезгә ошар дип өметләнәбез, көзге салкын көннәрдә бозбашны пешереп, якыннарыгызны сөендерегез!

Кирәкле ингредиентлар:
Сөяксез сыер ите-600 грамм
Нут-200 грамм
Шалкан – 1 данә
Помидор – 2 данә
Атланмай-3 аш кашыгы
Бәрәңге-5 данә
Тоз, тәмләткечләр тәменчә
1. Нут борчагын берничә сәгатькә суда тотарга. Саркытып, янә борчакны каплар – каламас су салып, бер сәгать уртача утта пешереп алырга. Суыткач, суын саркытабыз да, борчакны кабыгыннан чистартабыз.
2. Кәстрүлдә итне әзерлеккә кадәр пешерергә.
3. Аннан соң суганны атланмай салган табада алтын төскә кергәнче кыздырып алабыз, аңың өстенә туралган помидор салабыз һәм тагын бераз пешекләп алабыз.
4. Яшелчәләр янына бәрәңге өстибез, тозлыйбыз һәм барысын да бергә уртача утта пешергәч, сүндерәбез.
Шуннан соң алар янына пешерелгән ит, нут кушабыз, шулпа салабыз. Тәмләткечләр, тоз өстибез. Кәстрүлнең капкачын ябып, акрын утта бәрәңге әзер булганчы пешерәбез.
Өстәлгә яшеллек белән бирәбез.
Ашларыгыз тәмле булсын, тәнегез генә түгел, күңелләрегез дә җылынып китсен.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X